«Бакча утырттык, карагыз, ничек үсә?»

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

«Күк чәчәк» балалар бакчасы педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре тәрәзә төбендә искиткеч бакча үстерделәр. Тәрәзә артында әле кар ята, ә аларның бакчасында: суган, фасоль, борчак, помидор, ташкабак үсә һәм  күзләрне сөендерә. Үстерелгән үсентеләрне балалар бакчага күчереп утыртачаклар һәм җәй буе аларны карап торачаклар. Бу эштән ата-аналар да читтә калмадылар, алар  балалар бакчасы территориясен матурлау өчен яран гɵле үсентеләрен утырттылар. Бакча балаларга үз эшенең нәтиҗәсен күрү мөмкинлеге бирә һәм экологик тәрбияләүдә иң беренче шарт булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International