Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең оператив киңәшмәсе узды. 2022 елның 1 кварталында оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм киләсе чорга бурычлары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы полиция подполковнигы И.Р. Гыйззәтуллин сөйләде. РФ ҖК 158 маддәсенең, 3 өлеше буенча квалификацияләнгән караклык һәм мошенниклык, элемтә чаралары, Интернет челтәре аша кылынган җинаятьләрне ачу буенча күрелә торган чаралар турында полиция башлыгы урынбасары Э. Н. Ефимов хәбәр итте. Превентив составларның җинаятьләрен ачыклау буенча күрелә торган чаралар турында-полиция башлыгы урынбасары В.В. Архипов чыгыш ясады. Шулай ук «2022 елның 1 кварталы өчен вакантлы вазифаларны комплектлау мәсьәләсе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлеген кадрлар белән тәэмин итү нәтиҗәләре» мәсьәләсе дә каралды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү идарәсе башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Сәхапов Илһам Рафаэль улы катнашты.