«Сыерчык оясы» акциясе

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе
7 нче апрель көнне 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Сыерчык оясы» акциясе узды. Акциянең максаты-олылар һәм балаларның игътибарын күчмә кошлар кайтуга җәлеп итү, табигатькә һәм туган якка карата сакчыл һәм игътибарлы караш тәрбияләү. Акциядә мәктәпнең 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Сыерчык ояларының формалары, күләмнәре төрле иде. Иң мөһиме, бу ояларда яшәү кошларга уңайлы булачак. Мәктәп янында сыерчык оялары элү-элек-электән килгән халык традициясе. Янәшәдә яшәүче кошлар әйләнә - тирә табигатькә бәяләп бетергесез ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә безне, туган мәктәбебез укучыларын, җырлары белән дә сөендерәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International