"Чүп-чар кичә, бүген, иртәгә..."

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе
«Тату гаилә» балалар бакчасында республика "ЭКОяз-2022" акциясе экологик дәресләр үткәрүдән башланды. Һәм беренче дәрес "Чүп-чар кичә, бүген, иртәгә..." көнкүреш калдыкларын аерым җыюга багышланды. Балаларга безнең йортлардагы калдыкларның чүплекләрне һәм әйләнә -тирә мөхитне пычратуы, экологик куркыныч чыганагы булуы турында сөйләделәр. Көнкүреш калдыкларын: кәгазь, катыргы, пыяла, химикатлар, пластмасса, резинаны сортларга аерып, аерым җыеп, күп нәрсәне экологиягә зыянга түгел, ә кешеләр файдасына кулланырга мөмкин икәнлеге хакында сөйләделәр. Мондый чаралар ярдәмендә без хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балаларга чүпне дөрес сортларга аеру һәм эшкәртү турында кирәкле белемнәр бирә һәм аларны табигатькә сакчыл карарга өйрәтә алабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International