Район башлыгы Зәй электр челтәре коллективы белән очрашты

2022 елның 17 августы, чәршәмбе
Зәйдә район җитәкчелегенең шәһәр һәм районның хезмәт коллективлары һәм халкы белән очрашулары дәвам итә. Бүген район башлыгы Разиф Кәримов "Челтәр компаниясе" акционерлык җәмгыятенең "Түбән Кама электр челтәрләре" филиалы Зәй РЭСы хезмәт коллективы белән очрашты. Ул катнашучыларны 2022 елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм калган чорга перспектив юнәлешләр белән таныштырды. Зәй РЭСы баш инженеры Евгений Михайлов Зәй бүлекчәсе эше турында мәгълүмат бирде, шулай ук предприятиенең төп бурычлары - электр челтәрләренең тотрыклы, ышанычлы эшләвен тәэмин итү, электр энергиясен тапшыруның нәтиҗәлелеген арттыру, аны кулланучыларга транспортлау вакытында югалтуларны киметү. Нәтиҗә ясап, район башлыгы Разиф Кәримов коллективка халыкны электр энергиясе белән өзлексез тәэмин иткән өчен рәхмәт белдерде, алга таба да җайга салынган эш теләде. Шулай ук бүген Чыбыклы, Поручик авыл җирлекләрендә дә очрашулар узды, анда авыл халкы белән район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин аралашты. Кич белән район мәдәният йортында район башлыгының Зәй-2 халкы белән очрашуы була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International