Зәй районында "Йолдызлык" лагереның дүртенче профильле сменасын тантаналы ачу булды

2022 елның 17 августы, чәршәмбе
16 августта «Йолдызлык» лагеренда дүртенче профильле сменаны ачу тантанасы булды, ул 18 көн дәвам итәчәк һәм җәйге кампания өчен соңгы смена булачак. Бу юлы лагерьга 120 бала кабул ителде, шуларның 63е- спортчылар, алар өчен тренировка процессы оештырылган. Чаңгычылар йөгерү белән шөгыльләнә һәм гәүдәне ныгыту өчен комплекслар башкара, баскетбол буенча җыелма команда туп белән шөгыльләнә, ә көрәшчеләр төркеме келәмдә көндәшләрен аркага салу техникасын шомарта. Ачылу программасы, сменаның үз программасы кебек үк, бу юлы алдагы сменалардан тематикасы белән аерылып тора. Шулай итеп, әлеге смена Зәй муниципаль районы Зәй шәһәренең 370 еллыгына багышлана. Ачылу программасында мәртәбәле кунаклар: Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Пётр Сергеевич Уразайкин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Николаевна Камалова катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International