Зәйдә футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең «С» дивизионы ярымфиналы

2022 елның 15 августы, дүшәмбе
10 -11 нче августта Зәй шәһәренең «Энергия» стадионында 2009-2010 елларда туган егетләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең «С» дивизионы ярымфиналы узды. Финалга чыгу өчен дүрт команда көч сынашты: Арча шәһәренең «Арча», Зәй шәһәренең «Барс», Сарманның «1 нче урта мәктәбе», Минзәләнең «Олимп» командалары. 1 урынны алып, «Барс» командасы 2009-2010 елларда туган егетләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең "С" дивизионы финалына чыкты. Уеннар 6-8 сентябрь көннәрендә Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International