Бүген Зәй районы Куш-Елга авылында күпфункцияле үзәк ачылды. 100 урынлы яңа бина берничә ай эчендә җиткерелде, ул элек авыл мәдәният йорты булган урында төзелде. Сүтү эшләре июнь аенда башланды, бүген объект тулысынча файдалануга әзер. Район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән куратор Иван Гущин, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле Виктория Самсонова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов авыл халкын шундый шатлыклы вакыйга һәм якынлашып килүче Яңа - 2023 ел бәйрәме белән котлады. Разиф Галиевич подрядчы оешма вәкилләренә, төзелеш эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкарган өчен рәхмәт хатлары тапшырды. Авылда яңа социаль объект ачылу хөрмәтенә район мәдәният хезмәткәрләре көче белән беренче концерт программасы күрсәтелде. Бераз соңрак Зәй районында тагын бер мәдәният объекты үз ишекләрен ачты. «Татнефть» ГАҖнән откан грантны тормышка ашыру кысаларында, Югары Мәлем авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды. Бинаның эчке бизәлеше, җылыту һәм электр үткәргечләр системасын алыштыру, фасадны тышлау һәм җылыту, тамаша залын ремонтлау, ишекләрне, түбәләрне, керү өлешенең идәнен алыштыру буенча күп эшләр башкарылды, сәхнәгә пәрдәләр тегелде, уты алыштырылды, бинага җиһазлар алынды. Биредә авыл халкын район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән аның урынбасары Петр Уразайкин котлады. Шулай ук очрашуга җыелган халыкка үзләренең Яңа ел теләкләрен районның башка кунаклары да җиткерде.