ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2022 ел
җомга
Бүген хакимият бинасының зур залында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә багышланган тантаналы чара узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов барлык җыелган халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм акциядә катнашучыларга күптән көтелгән бүләкләрен тапшырды.
Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары! Сезне чын йөрәктән якынлашып килүче Яңа – 2023 ел белән тәбриклим.
«Гринта» традицион рәвештә каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны контрольдә тотачак һәм линиягә өстәмә махсус техника чыгарачак.
29 декабрьдә Зәй-2 бистәсе хоккей кырында мәктәп командалары арасында хоккей буенча «Кыш бабай призлары»на яңа ел алды турниры узды.
28 декабрьдә «Спорт энергиясе» футбол манежында 2016-2017 елгы балалар һәм аларның әти-әниләре арасында футбол буенча яңа ел турниры узды.
23 ноябрьдән 28 декабрьгә кадәр «Спорт энергиясе» футбол манежында Зәй муниципаль районының һәвәскәр командалары арасында Зәй шәһәре төзелүнең 370 еллыгына багышланган мини-футбол буенча турнир узды.

29
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы булды.
«Демография» милли проектының бер юнәлеше-гражданнарның сәламәт яшәү рәвешенә, шул исәптән сәламәт туклануга һәм зарарлы гадәтләрдән баш тартуга мотивация системасын формалаштыру.

28
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе
28 декабрьдә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта Зәй муниципаль районының яшьләр сәясәте активистларын бүләкләү һәм башкарылган эшләргә йомгак ясау чарасы узды.
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда 2022 елга йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International