Зәйдә «Иң көчле чаңгычылар» - ТР Чемпионатының 1 туры узды

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

Зәйдә «Иң көчле чаңгычылар» - ТР Чемпионатының 1 туры узды. Ачылу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы Эдуард Галиев, ТР чаңгы ярышлары федерациясе эшләре идарәчесе Денис Блохин, Түбән Кама электр челтәрләре филиалының Зәй район электр челтәрләре башлыгы Олег Лукин, «Ялта-Зәй» үзәге директоры Белла Огурцова катнашты. Зәйне бу ярышларда Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге мәктәп укучылары тәкъдим итте. 24 декабрьдә - ярышларның беренче көнендә ирекле стильдә үткән яршлар буенча, иң көчле ир-атлар һәм хатын-кызлар ачыкланды. Хатын-кызлар арасында спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Вәлиуллина Алина 1 нче урынны алды. 25 декабрьдә - ярышларның икенче көнендә классик стильдә шәхси ярыш булды. 5 км дистанциядә Зәй кызлары түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: 1урын Вәлиуллина Алина, 2 урын Үтәгәнова Анастасия. Ике көн ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй җыелма командасы 809 очко җыеп 4 нче урынны алды. Түбән Кама командасы 814 очко җыеп - 3 нче урын, Казан командасы 940 очко җыеп -2 урын, Чаллы командасы 1078 очко җыеп 1 урынга чыкты. Ярышларда барлыгы 17 шәһәр һәм районнан 136 спортчы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International