"Укучының мәдәни көндәлеге" республика мәдәни - мәгариф проектының беренче этабы тәмамланды, аның төп максаты-балаларны уку вакытында танып белү һәм мәдәни ялга җәлеп итү. Бу проектның иң актив катнашучысы - беренче мәктәпнең, 1А сыйныф укучысы Федин Артем булды. Проектның башка җиңүчеләре белән бергә ул Казан шәһәренә республика чыршысына чакырылды. Сәфәрдән Артем бик күп тәэсирләр белән кайтты, чөнки Яңа ел чыршысы бәйрәме - ул әкият, тылсым дөньясы, балачак бәйрәме, яшьтәшләр белән бергә аралашу да. Без актив укучыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!