Балалар һәм яшьләргә профессиональ юнәлеш бирү – Зәй районы кадрлар потенциалын үстерүнең мөһим юнәлеше

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе
Бүген Зәй ГРЭСы базасында «Балалар бакчасы - мәктәп – көллият - ВУЗ – предприятие» системасында һөнәри юнәлеш бирү эше» темасына район мәгариф оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре киңәшмәсе узды. Мәгариф идарәсе башлыгы Э.Р. Сәфәргалиев балаларны һәм яшьләрне иртә һөнәри ориентацияләү системасының челтәр элемтәсе моделен тәкъдим итте. Шәһәр һәм район мәгариф оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү эше балалар бакчасыннан башлана. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һөнәрләр дөньясына тарту турында «Урман әкияте» балалар бакчасы мөдире С.А. Миронова сөйләде, мәктәптә һөнәри юнәлеш бирүне оештыру турында - 5нче мәктәп директоры В.И. Долгов, шәһәр һәм районның мәгариф учреждениеләре һәм предприятиеләре белән челтәр аша элемтәдә тору турында Зәй политехник көллияте директоры С.В. Максимов чыгыш ясады. Киңәшмәдә катнашучылар Зәй ГРЭСы музеенда булып, предприятиенең оешу тарихы белән таныштылар. Киңәшмәгә район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International