Бер үк вакытта районның өч авылында - Гулькин, Яңа Спас һәм Урсай авылларында яңа фельдшер - акушерлык пунктлары сафка бастырылды, соңгысы - "Татнефть"ГАҖ грантлары хисабына. Беренче булып Гулькин фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты. Бина «Сәламәтлек саклау» милли проектының "ТР сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү" региональ проекты кысаларында төзелгән. Район башлыгы Разиф Кәримов авыл халкын шундый шатлыклы вакыйга һәм Яңа-2023 ел белән котлады. Разиф Галиевич бу бинаны төзүчеләргә, сәламәтлек саклау вәкилләренә - кешеләрнең сәламәтлеген кайгырткан өчен рәхмәт белдерде, төзелеш эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкарган өчен рәхмәт хатлары тапшырды. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән куратор Иван Гущин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов, Зәй үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов та килгән иде. Хәзер авыл халкы беренчел медицина ярдәмен уңайлы шартларда алачак. Модульле пункт заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, барлык таләпләргә һәм санитар нормаларга җавап бирә. Бинада барлык кирәкле инженерлык коммуникацияләре, җылылык, кайнар һәм салкын су үткәрелгән. Шундый ук заманча фельдшер-акушерлык пунктлары Яңа Спас һәм Урсай авылларында яшәүчеләр өчен дә Яңа ел бүләге булды. 3 фельдшер-акушерлык пункты төрле яшьтәге 900гә якын кешегә хезмәт күрсәтәчәк.