Зәйдә район Советы утырышы узды

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

27 декабрьдә район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә хакимиятнең зур залында дүртенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының егерме җиденче утырышы узды. Көн тәртибенә 8 сорау кертелде. Мәгълүматлар белән финанс-бюджет палатасы рәисе Павел Байрашев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Розалия Архипова, район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Рәисә Исламова, районның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиев чыгыш ясадылар. Утырышка йомгак ясап, Разиф Гали улы Кәримов агымдагы елда депутатлар эшчәнлегенә уңай бәя бирде, барысын да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады һәм 2023 елда тагын да нәтиҗәле эш теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International