Зәйдә һәвәскәр командалар арасында мини-футбол буенча турнир узды

2022 елның 30 декабре, җомга

 23 ноябрьдән 28 декабрьгә кадәр «Спорт энергиясе» футбол манежында Зәй муниципаль районының һәвәскәр командалары арасында Зәй шәһәре төзелүнең 370 еллыгына багышланган мини-футбол буенча турнир узды. Ярышлар районда мини-футболны үстерү һәм популярлаштыру, халыкны спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Бер ай дәвамында тугыз команда җиңү өчен көрәште: «Ювентус», «Молния ЗПК», «Витязи», «Чиро ЗПК», «Техно». «ЗПК №1», «Вымпел», «Эра-Авто», «Искра ЗПК». Турнир нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны «Витязи» командасы, 2 нче урынны «Вымпел» командасы, 3 нче урынны «Эра-Авто» командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International