Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары! Сезне чын йөрәктән якынлашып килүче Яңа – 2023 ел белән тәбриклим. Тагын бер ел тарих битләренә кереп кала. Бу узып баручы ел безне тормыш мәгънәсе, Ватан иреге кыйммәтләре турында тирәнрәк уйларга мәҗбүр итте. Зәйлеләр махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк Ватаныбыз сагына бастылар. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә һәм ирекле төстә ярдәм кулы сузучыларга Һәртөрле булышлыклары, хәлне аңлаулары, якын кешеләренең туган төбәккә әйләнеп кайтуларын түземсезлек белән көтүләре өчен тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Районыбызның социаль-икътисади үсеше хакына һәр көн саен алып барылучы нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен хезмәт сөюче халкыбызга зур рәхмәт белдерәм. Үтеп баручы елны без Зәйгә нигез салынуга 370 ел тулу белән билгеләдек. Барлык уйлаганнарны тормышка ашырып бетереп тә булмагандыр, әмма мин ышанам, һәр зәйленең күңел түрендә туган төбәгенә карата иң җылы хисләр саклана һәм киләчәктә аның тагын да чәчәк атуы өчен һәркем тырыш хезмәте белән өлеш кертергә, булдырылганны кадерләп сакларга әзер. 2023 ел – Зәй муниципаль районында Тынычлык һәм халыклар дуслыгы елы, дип игълан ителде. Һәм ул безгә төрле катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә оптимистик рух, хөр күңел бирүче ел булсын. Бу ел безнең иң изге теләкләребезне тормышка ашырсын һәм җир йөзенә тынычлык алып килсен! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет, мәрхәмәт һәм уңышлар телим. Яңа 2023 ел белән!