29 декабрьдә Зәй-2 бистәсе хоккей кырында мәктәп командалары арасында хоккей буенча «Кыш бабай призлары»на яңа ел алды турниры узды. Чараны 1 нче Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм "Яшьлек" спорт мәктәбе оештырды. Турнирда Аксар, Александр бистәсе, Сәвәләй һәм Зәй-2 командалары катнашты, аларга җанатарлар көч биреп торды. Турнир нәтиҗәләре буенча 1 урынны Сәвәләй, 2 урынны Аксар, 3 урынны Александр бистәсе, 4 урынны Зәй-2 микрорайоны командасы алды. Катнашучылар грамоталар һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнде.