28 декабрьдә «Спорт энергиясе» футбол манежында 2016-2017 елгы балалар һәм аларның әти-әниләре арасында футбол буенча яңа ел турниры узды. Турнир физик культура һәм спорт, шулай ук сайлап алынган спорт төре – футбол белән кызыксынуны саклап калу максатыннан уздырыла. Иптәшләрчә турнир башланыр алдыннан балалар һәм ата-аналар «Барс» спорт мәктәбе тренеры Халиков Илшат Рәфгать улы җитәкчелегендә күнегүләр ясадылар. Кырда беренчеләрдән булып балалар командалары очрашты. Балалар бер-берсе белән бик теләп көч сынаштылар. Аннары кырга кем җитезерәк һәм көчлерәк булуын белү өчен ата-аналар чыкты. Әлбәттә, дуслык җиңде! Ата-аналар балалары өчен үрнәк булырга тиеш, шуңа күрә аларга үз үрнәгендә балаларга спорт белән шөгыльләнергә, актив һәм позитив булырга кирәклеген күрсәтергә кирәк. Яшь футболчыларның әти-әниләре моны эшли ала.