«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кечкенә зәйлеләрнең теләкләрен чынга ашырды

2022 елның 30 декабре, җомга
Бүген хакимият бинасының зур залында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә багышланган тантаналы чара узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов барлык җыелган халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм акциядә катнашучыларга күптән көтелгән бүләкләрен тапшырды. Кира Егорычевага тантаналы шартларда велосипед, Александр Никифоровка радио белән идарә ителә торган самолет бүләк ителде. Моңа кадәр бер көн элек Каролина Баландинага өенә барып балалар косметикасы тапшырылган иде. Тагын өч баланың теләкләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты - «ТНВ» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов тормышка ашырды. Разиф Галиевич депутат исеменнән Алинә Шаһиевага - күлмәк, энесе Әмиргә лега бүләк итте. Тимур Сәлямовның да хыялы чынга ашты – аңа депутат исеменнән синтезатор тапшырылды. Разиф Галиевич балалар гына түгел, өлкәннәр дә хыяллана белә, дип билгеләп үтте. Ә хәзерге вәзгыятьтә өлкәннәрнең иң зур теләге-Украина территориясендә баручы махсус хәрби операциянең тиз арада тәмамлануы. Шулай ук район башлыгы һәркемгә ныклы сәламәтлек, киләсе елда барлык эшләрендә уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International