Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда 2022 елга йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды. Сәламләү сүзе белән район башлыгы Р.Г. Кәримов мөрәҗәгать итте. Разиф Галиевич узып баручы елда нинди казанышларыбыз булуы һәм киләчәктә Зәй районында куелган бурычлар турында сөйләде. Шулай ук район башлыгы барлык Зәй халкына, шәһәрнең эре предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы бүлекчәләренә районның социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлешләре, Лисичанск шәһәренең мобилизацияләнгән һәм шефлыкка алынган халкына хәйрия ярдәме күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерде. «2023 елны без Зәй муниципаль районында тынычлык һәм Халыклар дуслыгы елы»- дип игълан итәбез. Ул безгә җирдә озак көтелгән тынычлык китерсен, иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итсен, һәркемгә оптимизм һәм күңел күтәренкелеге өстәсен. Барыгызга да чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм эшләрегездә уңышлар телим!"- диде Разиф Галиевич. Традиция буенча чарада район үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне бүләкләү тантанасы булды. «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме «Нефтегаз» СМП АҖ генераль директоры киңәшчесе Комаров Фоат Фәһим улына һәм Россиянең Атказанган спорт мастеры, «Зәй» спорт мәктәбе тренеры Салихова Регина Равил кызына бирелде. Өч зәйлегә дәүләт бүләкләре һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Зәй балалар музыка мәктәбенең тынлы уен кораллары сыйныфы укытучысы Бурмистрова Надежда Николаевнага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде. Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Тимаськов Петр Владиславовичка, Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Исмәгыйль улына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. «Ел җитәкчесе - 2022» муниципаль конкурсында «ТЕХНО заводы» ҖЧҖ филиалы директоры Андрей Мамонтов, Зәй политехник көллияте директоры Сергей Максимов, «Теплосервис» ҖЧҖ директоры Рәйхәт Гарипов һәм Зәй районының «Агросила» АҖ производство комплекслары башкаручы идарәчесе Фоат Камалиев җиңү яулады. Шулай ук мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары «Уңайлы мохит, федераль, республика һәм грант программаларын гамәлгә ашыру», волонтерлык хәрәкәтенә, «Ярдәм сезгә! Ярдәм якын!"- гуманитар ярдәм формалаштыру буенча эш номинацияләрендә катнашучыларга да бирелде . «Кышкы әкият» конкурсы җиңүчеләре үз номинацияләрендә бүләкләр алдылар. Бәйрәм кунаклары өчен мәдәни-тамаша программасы әзерләнде, ул узып баручы елның матур тәмамлануына әверелде. Иң яхшы номерларны Зәй халкына Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов, «Мирас» ансамбленә йөргән Мәскәү шәһәре Россия театр сәнгате институты студенты Виктория Пузанкова, Татьяна Давыдова, «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы балалар вокаль-хореография коллективлары бүләк итте.