Зәйдә актив яшьләрне бүләкләделәр

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе
28 декабрьдә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта Зәй муниципаль районының яшьләр сәясәте активистларын бүләкләү һәм башкарылган эшләргә йомгак ясау чарасы узды. 2022 ел дәвамында бу яшь егетләр һәм кызлар үзләрен муниципаль гына түгел, республика, Россия дәрәҗәсендә төрле чараларда күрсәттеләр, актив гражданлык позициясен чагылдырдылар. Активистларга рәхмәт сүзләре белән Яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Аладышкин Ростислав Сергеевич чыгыш ясады. Барлык катнашучылар да Зәй муниципаль районында яшьләр сәясәте өлкәсендә планнарны һәм проектларны гамәлгә ашыруда катнашкан өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Чара азагында фотосессия оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International