ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2023 ел
шимбә
2-3 февральдә Болгар шәһәрендә 2006-2008 елгы яшүсмерләр арасында карда билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. «Зәй» спорт мәктәбе шәкерте Карпов Данил 1 нче урынны яулады һәм кыйммәтле приз белән бүләкләнде.
1 февральдән 3 февральгә кадәр Болгар шәһәрендә 2003-2005 һәм 2006-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. “Зәй” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:

3
февраль, 2023 ел
җомга
Үзәк китапханәдә Домнина Валентина Васильевнаның «И рук творенье, и фантазии полет…» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды. Валентина Васильевна чигүнең күп төрләреннән традицион рус чигешенә өстенлек биргән. Күргәзмә өчен урын очраклы сайланмаган, чөнки озак еллар дәвамында Валентина Васильевна Үзәк китапханәнең даими укучысы булып тора.
1 февральдә «Старт» спорт-савыктыру комплексы базасында «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау оешмасы мәктәп һәм студентлар формированиеләре арасында армреслинг буенча Дмитрий Фёдорович Милочкин истәлегенә багышланган чемпионат узды.

Бүген Зәйнең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы узды.

Бүген зәйлеләрдән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә чираттагы гуманитар ярдәм озатылды.  Чара Җиңү бульварында оештырылды.


2
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Факел» балалар сәламәтләндерү лагеренда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, «Созвездие – Йолдызлык» иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәге директоры Дмитрий Туманов, район башлыгы Разиф Кәримов катнашында “Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе» МКУ нең кече коллегиясе узды.

2023 елның 6 мартында яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел тула.

1
февраль, 2023 ел
чәршәмбе
Кышлаучы кошларга ярдәм итү өчен, 1 февральдә шәһәр мәдәният йортында «Безнең кечкенә – зур дөнья» экологик түгәрәгендә катнашучылар белән «Кышын кошларны ашатыгыз» ЭКО акциясе узды.

31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе
Бүген «Зәй шикәре» АҖдә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында шикәр заводы һәм «Зәй элеваторы» ҖЧҖ хезмәт коллективларының җыелышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International