Зәйдә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй бәйгесенең зона этабы узды

2023 елның 3 феврале, җомга

Бүген Зәйнең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы узды. Зона этабында республикабызның Актаныш, Зәй, Мөслим, Түбән Кама, Сарман районнарыннан муниципаль этап сынауларын уңышлы үткән укытучылар катнашты.

Әлеге конкурс ел саен иҗади эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларын ачыклау, аларга ярдәм итү, туган тел һәм әдәбият укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибә һәм һөнәри осталыкны уртаклашу максатларында үткәрелә.

Бәйгенең беренче өлешендә укытучылар жюри хөкеменә ачык дәресләр күрсәттеләр. Икенче өлештә конкурсантлар үзләренең һөнәри осталыкларының отышлы һәм нәтиҗәле алымнары белән тәҗрибә уртаклаштылар. Жюри комиссиясендә Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы, жюри рәисе Гыйззәтуллина Энҗе Хәбир кызы, Татарстан Республикасы «Мәгарифне үстерү институты» татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Һадиева Гөлнара Васил кызы, «Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәгариф идарәсе» методисты Зиннәтуллин Раиф Кәримулла улы эшләде.

Бәйгедә районыбыз данын 6нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Васильева Ирина Ивановна яклады. Ирина Ивановна-күпьеллык эш стажы булган иҗади педагог. Ул 5нче сыйныфларда «Минем яраткан шөгылем» темасына татар теленнән ачык дәрес, укучыларда игътибарлылык сыйфатларын үстерү алымнары буенча мастер-класс күрсәтте. Ул барлык конкурс сынауларын да уңышлы үтеп, һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсен күрсәтте.

Чара ахырында зона этабының ябылу тантанасы булды, барлык катнашучыларга «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2023» конкурсында катнашу турында сертификатлар тапшырылды. Нәтиҗәләрне бәяләгәннән соң, югары баллар җыйган укытучылар конкурсның йомгаклау этабына чакырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International