Зәй спортчыларының билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңүләре

2023 елның 4 феврале, шимбә
1 февральдән 3 февральгә кадәр Болгар шәһәрендә 2003-2005 һәм 2006-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. “Зәй” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр түбәндәге нәтиҗәләргә иреште: 2006-2008 елгылар арасында: Ибраһимов Җәмил-1 урын (тренеры- Минһаҗев Айрат Рәшит улы), Карпов Данил-3 урын (тренеры- Салихова Регина Равил кызы). 2003-2005 елгылар арасында: Хуҗина Ләйсән-2 урын (тренер- Салихов Рамил Равил улы), Белых Карина-3 урын (тренеры- Салихов Равил Фаил улы), Макарова Вера – 3 урын (тренер -Салихова Регина Равил кызы).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International