Зәй районы махсус хәрби операция зонасына якташларына чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде

2023 елның 3 феврале, җомга

 Бүген зәйлеләрдән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә чираттагы гуманитар ярдәм озатылды. Чара Җиңү бульварында оештырылды.

Гуманитар йөк белән китүчеләрне озатырга һәм аларга изге теләкләрен җиткерергә районның предприятие, оешма җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелек килде. Район башлыгы Разиф Кәримов җыелучылар алдында чыгыш ясап, бу юлы район хакимияте исеменнән йөкне хәрби хәрәкәтләр ветераны, «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков алып баруын әйтте, аны озатып йөрүчеләргә имин юллар теләде, ярдәмнең хәрби хезмәткәрләргә үз вакытында хәвеф-хәтәрсез барып җитүен теләде.

Товарлар исемлеге мобилизацияләнгән якташлар ихтыяҗлары буенча әзерләнде. Йөк составына маскировкалау сеткалары, генератор, җылы мендәрләр, азык - төлек һәм башка күп төрле әйберләр белән бергә, районнан иң төп ярдәме - УАЗ «Буханка» автомобиле дә керде. Бу инде якын арада җибәрелгән икенче машина, беренчесе бер атна элек урынга илтеп җиткерелгән.

Гуманитар ярдәм җыю район халкы, волонтерлар, хәйрия оешмалары, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан оештырылды һәм алга таба да дәвам итәчәк.

Гуманитар йөкне билгеләнгән урынга кадәр Кораллы көчләр ветераны Валентин Атласов озатып барачак. Бүген биредән мобилизацияләнгән солдатларга туганнарыннан шәхси посылкалар да җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International