Татарстанда республика районнары арасында иң матур бизәлгән чыршыны интернетта тавыш бирү юлы белән ачыклыйлар. Республика конкурсының аерым бер номинациясе итеп Казан шәһәре районнарының иң матур итеп бизәлгән үзәк чыршыларының берсен ачыклау да тора.
5 нче гыйнвар көнне, шәһәребез “Энергетик” мәдәният йорты каршында гимназия укучылары белән берлектә “Яңа ел мөбарәк булсын!” дип исемләнгән күңел ачу чарасы булып үтте. “Мирас”, “Легенда” төркемнәрендә йөрүче укучыларыбыз үзләренең чыгышлары белән тамашачы күңелен яулап алдылар.
8 январьда иске Зәйдә “Нардуганым нар булсын!” дип исемләнгән теләк теләү бәйрәме – раштуадан соң үткәрелә торган йола үтте. Анда район мәдәният йорты хезмәткәрләре 3 урамда һәрбер өйгә кереп теләкләр теләделәр- өйләргә һәм гаиләләргә бәхет шатлык өләштеләр, җырладылар, биеделәр, хәттә бер өйгә кереп скаип аша Түбән Тагил шәһәрендәгеләрне дә буш калдырмадылар- аларга да яңа елда яңа бәхетләр теләделәр.
Инде 5 ел дәвамында “Пирамида” ашханәседә гаиләләрендә авырлыклар кичергән һәм аз керемле балалар өчен аш табыны әзерләнә. Быел әлеге чарага 25 бала 1 яшьтән 13 яшькә кадәрле булганнар чакырылган иде. Иганәче Фәргать Хайруллин чараны бик олылап әзерләгән
Кичә Зәй районына Дөнья һәм Олимпия чемпионы Вячеслав Веденин эшлекле сәфәр белән килеп китте. Ул район җитәкчелеге белән очрашып чаңгы спортының киләчәге аның “Ялта-Зәй” базасында үсеше, Федотово авылы янында региональ биатлон үзәге төзелешен башлау турында сөйләштеләр.
Зәй районы сөтчелек фермаларында терлекләрне кышлату дәвам итә. Кыш терлекчелек өчен иң кулай һәм кыйммәт продукция сөт. Шуңа күрә дә бүген районда сөт җитештерү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Кичә, үзәк мәйданда урнаштырылган чыршы янында Раштуа бәйрәменә багышланган зур тантана булды. Анда кызыклы күренешләр, җыр-биюле концерт программасы күрсәтелде.
7 гыйнварь көнне Раштуа бәйрәме уңаеннан Зәйдә күп төрле чаралар оештырыла. Шуларның иң үзенчәлеклеләренең берсе һәр ел саен "Пирамида" кафесында аз керемле, авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен үткәрелүче тетрлаштырылган Раштуа бәйрәме. Эшмәкәр Хәйруллин мондый бәйрәмне ел да үз хисабыннан оештырып балаларның күңелен күтәрә.
Раштуа - христиан динен тотучыларның зур бәйрәме. Ул чиркәү тарафыннан IV гасырдан билгеләп үтелә. Әлеге көн, табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авышуына туры килә. Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Раштуа көне тугач, өйгә итле ризык исе чыга башлый. Кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, нардуганнар, йөзек салышлар һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар башлана.
3 январьда Зәйдә эшлекле сәфәр белән епископ Мефодий булып Крестовоздвиженский чиркәүендә дини бәйрәм алды литургиясе алып барды һәм якшәмбе мәктәбе ачуда катнашты