Зәйдә раштуа ашы үткәрелде

2016 елның 9 гыйнвары, шимбә

Инде 5 ел дәвамында “Пирамида” ашханәседә гаиләләрендә авырлыклар кичергән һәм аз керемле балалар өчен аш табыны әзерләнә. Быел әлеге чарага 25 бала 1 яшьтән 13 яшькә кадәрле булганнар чакырылган иде. Иганәче Фәргать Хайруллин чараны бик олылап әзерләгән. Монда тәмле ризыклар гына түгел, кыш бабай катнашында бәйрәм композициясе, җыр-биюле уеннар, бәйгеләр һәм фотога төшүләр, барысы да балалар күңеленә хуш килде. Алар иганәчегә рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International