ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

январь көнне Яңа шәһәр урман кишәрлегендә Кар бабай призына Раштуа ярышлары үтте. Ярышта 60 кешедән торган Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбе шәкертләре катнашты. Алар төрле дистанциядә көч сынашып лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

7 январь көнне Мирный бистәсендә раштуага багышланган “Бездә раштуа” дигән бәйрәм кичәсе үтте. Яшьләр бик теләп чарада катнаштылар: уйнадылар, биеделәр, бәйгеләрдә катнаштылар, татлы ризыклардан авыз иттеләр.

Беренче гильдияле сәүдәгәр Иван Никифорович Бекетов йорты Зәй төбәгендә исән калган биналарның берсе. Әлеге бина кирәклеге өчен генә түгел, ә җәмгыятьтә сәүдәгәрнең тоткан урыны һәм дәрәҗәсе турында сөйли. Ул заманда бина кибет, яшәү һәм эш урыны булып та исәпләнгән.


11
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген, хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә көрәш буенча герой-шагырь Муса Җәлил призына республика турниры үткәрү комитетының утырышы булып үтте. Анда турнирны оештыру һәм үткәрү тәртибе каралды. Киләчәк бер атнага эш планы каралды.

5-6 январь көнне спорт-сәләмәтләндерү үзәгендә волейбол командалары арасында Раштуа турниры үткәрелде. Анда республиканың 5 районы командалары катнашты.

10 январь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирина Бертман һәм автоклуб хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Казаковны юбилее белән котладылар. Аңа бу көннәрдә 90 яшь тулды.

5 январьда шәһәребезнең Мирный бистәсендә гитарада уйнарга теләүчеләр өчен “Яңа ел” җырларыннан төзелгән мастер-класс үткәрелде. Яшь гитаристлар бик теләп чарада катнаштылар. Берләшмә җитәкчесе Александр Селеверстов гитарада уйнау серләрен катнашучыларга җиткерде. Үзе белгәннәрне өйрәнүчеләргә җиткерде.


9
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

Район сөтчелек фермаларында терлекләрне кышлату дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе күрсәткечләре буенча район республикада 12 урында тора. 9 январьга тәүлек савым 60,5 тонна тәшкил итә. Бу былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда 8,2 тоннага артыграк.

Татарстанда республика районнары арасында иң матур бизәлгән чыршыны интернетта тавыш бирү юлы белән ачыклыйлар. Республика конкурсының аерым бер номинациясе итеп Казан шәһәре районнарының иң матур итеп бизәлгән үзәк чыршыларының берсен ачыклау да тора.

5 нче гыйнвар көнне, шәһәребез “Энергетик” мәдәният йорты каршында гимназия укучылары белән берлектә “Яңа ел мөбарәк булсын!” дип исемләнгән күңел ачу чарасы булып үтте. “Мирас”, “Легенда” төркемнәрендә йөрүче укучыларыбыз үзләренең чыгышлары белән тамашачы күңелен яулап алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International