ЯҢАЛЫКЛАР


7
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле православие динен тотучылар! Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм. Раштуа бәйрәме күп гасырлар буена миллионлаган кешенең йортына зур шатлык китерә, сүнмәс ышаныч яктылыгы бүләк итә, йөрәкләргә мәхәббәт иңдерә һәм изгелеккә чакыра. Ул шәфкатьлелеккә өнди, киләчәккә ышанычны ныгыта


6
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Зәйнең «Энергетик» мәдәният сараенда бүген ислам дине кануннары буенча Мәүлид кичәсе билгеләп үтелде. Район хакимияте тарафыннан оештырылучы әлеге чарада теләге булган һәркем катнаша алды. Анда Мәүлид бәйрәме уңаеннан аш уздырып дога кылу белән беррәттән, мөнәҗәтләр башкару, курай моңын тыңлау да мөмкин булды

Зәйнең 7нче мәктәбендә "Күңелле стратлар" буенча мәктәп укучылары Бөтенроссия Спартакиадасының төбәк этабы оештырылды. Биредә Алабуга, Мамадыш, Сарман, Чаллы, Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Зәйдән ярышларның муниципаль өлешендә җиңү яулаган командалар катнашты. -Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында әле "Күңелле Стратлар" ярышлары республикада беренче мәртәбә оештырыла. Зәйдә үтүче төбәк ярышында 5-6 сыйныф укучыларыннан торган ун кешелек командалар 8 төрле ярышларда көч сынашты. Зәй данын муниципаль турда беренче урын алган 4нче мәктәп командасы яклады.Ярышларны Зәй Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм республика мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Жанна Соркина ачып җибәрде.
Зәй районы башлыгының аппарат җитәкчесе Н.Л.Шакирова Зәйдә яшәүче хезмәт ветераны Трофимова Анастасия Йосифовнаны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада ветераннар Советы рәисе Г.С.Хәлиуллин һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты.
Зәй районы башлыгының аппарат җитәкчесе Н.Л.Шакирова Зәйдә яшәүче хезмәт ветераны Хәйруллин Фәйзерахман Хәли улын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада ветераннар Советы рәисе Г.С.Хәлиуллин һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты.

5
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе
Зәйнең «Энергетик» мәдәният сараенда 6 гыйнварьда , ислам дине кануннары буенча Мәүлид кичәсе билгеләп үтелә. Район хакимияте тарафыннан оештырылучы әлеге чарага теләге булган һәркем килә ала. Анда дога кылу, мөнәҗәтләр башкару, курай моңын тыңлау да мөмкин булачак. Ул 6 гыйнварьда иртәнге сәгать 9 да башлана.
2016 елның 1 гыйнварыннан юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә яңалыклар гамәлгә керә.Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны 20 көн эчендә яртысын гына түләсәң дә, штраф түләнгән булып исәпләнеләчәк.Ташламалар түбәндәге очракларга бирелми: тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасын кабат идарә итсәң; исерек килеш транспорт чарасын йөртсәң яки йөртүне исерек кешегә тапшырсаң; юл хәрәкәтен көйләүченең яки светофорның тыелган сигналына кабат чыксаң; каршы хәрәкәт полосасына яки каршы хәрәкәт трамвай юлына кабат чыксаң; берьюнәлешле хәрәкәт юлында кабат каршыга барсаң; юл хәрәкәте кагыйдәсен яки транспорт чарасын эксплуатацияләүнең таләпләрен бозып, кенең дә булса сәламәтлегенә җиңелчә яки уртача авырлыкта зыян салсаң; спиртлы эчемлек кулланганлыкны ачыклау өчен медицина тикшерүеннән баш тартсаң. Юл хәрәкәтенә кагылышлы административ штрафлар турында мәгълүматны www. gibdd.ru ,www.gosuslugi.ru , www.uslugi.tatarstan.ru сайтларында табарга мөмкин. Дәүләт һәм муниципаль түләүләр турындагы дәүләт мәгълүмат системасын (ГИС ГМП) кулланып эшләүче эре банклар аша гына штрафларны түләү ышанычлырак. Әлеге мәгълүмат системасы юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен салынган штрафка 50 процент ташлама кулланыламы яки юкмы икәнлеген дә күрсәтә.

4
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

2016 ел Зәйдә сөт җитештерү елы дип иглан ителде. Алда торган бурычларны үтәр өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган. Биналар төзекләндерелгән, терлек азыгы җитәрлек, кадрлар үз урынында.

Зәйнең “Застава” клубы инструкторы Влад Никитин армия кул көрәше буенча 8 республика турнирында катнашып призлы урынны алды. Турнир советлар союзы герое Василий Маргелов истәлегенә багышланган иде һәм Яр Чаллы шәһәрендә, “Олимпия” спорт сараенда үткәрелд

2016 елда авылларда яңа программа гамәлгә керә. Ул остаханәләрне төзекләндерү. Шулай ук инде эшләп килүче терлекчелек биналарын төзекләндерү, аларга керү юлларын салу кебек эшләр дә каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International