Кайсы район беренче урынга лаек? Зәй чыршысы өчен тавыш бирик!

2016 елның 9 гыйнвары, шимбә

Татарстанда республика районнары арасында иң матур бизәлгән чыршыны интернетта тавыш бирү юлы белән ачыклыйлар. Республика конкурсының аерым бер номинациясе итеп Казан шәһәре районнарының иң матур итеп бизәлгән үзәк чыршыларының берсен ачыклау да тора. Тавыш бирү өчен, http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2016.htm сылтамасы буенча кереп, тәкъдим ителгән исемлектән Татарстанның берәр муниципаль районын (яки шәһәр округын) сайларга кирәк. Алга таба үзегез яши торган райондагы үзәк чыршыга 5 баллы система буенча тавыш бирү зарур. Шулай ук чыршы территориясендә оештырыла торган чараларга да бәя бирергә кирәк. Нигезләмә буенча, конкурс нәтиҗәләре 1 февральдән дә соңга калмыйча, билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International