Кышкы күңел ачулар үзәк мәйданда дәвам итә

2016 елның 9 гыйнвары, шимбә

5 нче гыйнвар көнне, шәһәребез “Энергетик” мәдәният йорты каршында гимназия укучылары белән берлектә “Яңа ел мөбарәк булсын!” дип исемләнгән күңел ачу чарасы булып үтте. “Мирас”, “Легенда” төркемнәрендә йөрүче укучыларыбыз үзләренең чыгышлары белән тамашачы күңелен яулап алдылар. Чыршы янына күңел ачарга җыелган тамашачыларны Кыш бабай һәм Кар кызы бәйрәм белән котлап, үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр һәм төрле кызыклы уеннар уйнатып, бүләкләр бирергә дә өлгерделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International