Зәйдә Раштуа бәйрәме уңаеннан күп төрле чаралар оештырыла

2016 елның 7 гыйнвары, пәнҗешәмбе

7 гыйнварь көнне Раштуа бәйрәме уңаеннан Зәйдә күп төрле чаралар оештырыла. Шуларның иң үзенчәлеклеләренең берсе һәр ел саен "Пирамида" кафесында аз керемле, авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен үткәрелүче тетрлаштырылган Раштуа бәйрәме. Эшмәкәр Хәйруллин мондый бәйрәмне ел да үз хисабыннан оештырып балаларның күңелен күтәрә. Ә "Энергетик" мәдәният сараенда көндезге 10 да балалар өчен рәсем сәнгате студиясендә иҗат белән шөгыльләнү, күргәзмә оештырыла. Кичке биштә бар зәйлеләрне мәдәният сараендагы мәйданда Раштуа бәйрәменә чакыралар. Энҗе Әгъләмова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International