Иске Зәйдә теләк теләүләр дәвам итте

2016 елның 9 гыйнвары, шимбә

8 январьда иске Зәйдә “Нардуганым нар булсын!” дип исемләнгән теләк теләү бәйрәме – раштуадан соң үткәрелә торган йола үтте. Анда район мәдәният йорты хезмәткәрләре 3 урамда һәрбер өйгә кереп теләкләр теләделәр- өйләргә һәм гаиләләргә бәхет шатлык өләштеләр, җырладылар, биеделәр, хәттә бер өйгә кереп скаип аша Түбән Тагил шәһәрендәгеләрне дә буш калдырмадылар- аларга да яңа елда яңа бәхетләр теләделәр. Аларның өйләренә иминлек, озын гомер, шатлык насыйп булсын дип теләкләр теләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International