Зәй районы сөтчелек фермаларында терлекләрне кышлату дәвам итә. Кыш терлекчелек өчен иң кулай һәм кыйммәт продукция сөт. Шуңа күрә дә бүген районда сөт җитештерү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бүгенгесе көнгә районда тәүлегенә 60, 4 тонна сөт җитештерелә. Барлык хуҗалыклар да былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда күбрәк продукция җитештерәләр. Район буенча сөт җитештерү 106 процентка арткан. Бу республика күрсәткечләре белән чагыштырганда 13 урынны алып тора. Иң күп күрсәткечләргә “Нива”хуҗалыгы, “Зәй” һәм “Зәй шикәре” агрофирмалары ирешә.