Раштуа спринты Зәйдә

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

8 январь көнне Яңа шәһәр урман кишәрлегендә Кар бабай призына Раштуа ярышлары үтте. Ярышта 60 кешедән торган Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбе шәкертләре катнашты. Алар төрле дистанциядә көч сынашып лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Җиңүчеләр призлар һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр, ә барлык катнашучылар да татлы ризыклардан авыз иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International