5-6 январь көнне спорт-сәләмәтләндерү үзәгендә волейбол командалары арасында Раштуа турниры үткәрелде. Анда республиканың 5 районы командалары катнашты. Нәтиҗәдә: 1 урында – Сарман районының Җәлил поселогы командасы, 2 урында-Чистай, 3 урында-Тукай, 4 урында-Яңа Чишмә, 5 урында-Зәй. Җиңүчеләр һәм призерлар кубок һәм призлар белән бүләкләнделәр.