ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Районыбыз хуҗалыкларында фермалардан басуга тирес чыгару башланып китте. Һәр көнне Поручик симертү комплексыннан 500-600 тонна органик удобрение чыгарыла. Шикәр заводыннан бу эштә 13 КАМАЗ машинасы эшли.

8-9 январь көнне хоккей яратучылар итектә турнир оештырдылар. Турнирда 6 команда катнашты. 3 көн дәвамында барган ярышта: 1 урын-“Центр-1” командасында, 2 урын-“Аксар” уенчыларында, 3 урын- “Вектор-1Н” командасында.

“Техно заводы” кабаттан әйләнә тирә мохитны саклау куркынычсызлыгы буенча имтихан тапшырды. Аудитның максаты: предприятиедә чыгарыла торган продукциянең стандартка туры килүе һәм әлеге продукциянең әйләнә тирә мохитка зыянсызлыгын тикшерү иде.


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Район башлыгы Разиф Кәримов районның баш терлекчесе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Шәфик Хамидуллинны 60 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа Мактау кәгазе тапшырды.

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Россия Федерациясе прокуратура хезмәткәре көне Дәүләтебезгә һәм җәмгыятькә хезмәт итүчеләргә хәрмәт һәм алар эшенең дәрәҗәсен күтәрү, гражданнарның хокукын һәм иреген саклаучыларның халыкка якынлыгын исбат итүче истәлекле көн булып тора.

Зәйдә авыл хуҗалыгы тармагында агымдагы ел күп сөтне җитештерү елы буларак билгеләнде. Моның өчен районда барлык мөмкинлекләр бар. Терлек биналары капиталь төзекләндерелде, терлек азыгы җитәрлек, эш яхшы оештырылды. Якын киләчәктә терлекчеләр алдын да сөт җитештерүне тәүлегенә 100 тоннага җиткерергә дигән максат куелды.

Зәйнең иске өлешенә килгән кеше мәктәп тауында булмый тарихка кереп китә алмый, чөнки Зәйнең йөрәге шунда урнашкан. Әлеге таудан бөтен Зәй күренә, шулай ук Зәй корабы булып ГРЭС җәелеп тора. Шунда ук урман-кырлар турында да мәглүмат алырга була.

12 гыйнвар - Прокуратура хезмәткәрләре көне. Хокук саклау эшчәнлеге җәмгыять тормышының барлык өлкәләрен колачларга, аерым гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, шулай ук дәүләт, җәмгыятьнең бөтенлеген саклау кебек бер-берсенә бәйләнгән бердәм юнәлешләрдә чагылырга тиеш. Бу максатта шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре армый-талмый эшли.

Югары Налем авылында хезмәт ветераны Низамеева Гөлчирә Барый кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Зәй районы җитәкчелеге, Югары Налим авылы җирлеге вәкилләре, авылдашлары, балалары килгән иде. Юбилярның гомер бәйрәме күтәренке күңел белән үтте.

январь көнне Яңа шәһәр урман кишәрлегендә Кар бабай призына Раштуа ярышлары үтте. Ярышта 60 кешедән торган Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбе шәкертләре катнашты. Алар төрле дистанциядә көч сынашып лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International