5 январьда шәһәребезнең Мирный бистәсендә гитарада уйнарга теләүчеләр өчен “Яңа ел” җырларыннан төзелгән мастер-класс үткәрелде. Яшь гитаристлар бик теләп чарада катнаштылар. Берләшмә җитәкчесе Александр Селеверстов гитарада уйнау серләрен катнашучыларга җиткерде. Үзе белгәннәрне өйрәнүчеләргә җиткерде. -Җыен бик кызыклы булды. Гитарада уйнарга теләүчеләр киләсе күнегүләрдә күбрәк булыр дип ышанасы килә – ди мәдәният йорты директоры Мария Гарәпшина.