Зәй укучылары сәүдәгәрләр йортында булдылар

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Беренче гильдияле сәүдәгәр Иван Никифорович Бекетов йорты Зәй төбәгендә исән калган биналарның берсе. Әлеге бина кирәклеге өчен генә түгел, ә җәмгыятьтә сәүдәгәрнең тоткан урыны һәм дәрәҗәсе турында сөйли. Ул заманда бина кибет, яшәү һәм эш урыны булып та исәпләнгән. Шулай ук анда товарлар да сакланган, саклык кассасы да, бәйрәмнәр үткәрү урыны булып та исәпләнгән. Әлеге йорт Зәйдә 1902-1903 елларда барлыкка килгән. Бекетовлар гаиләсе анда революциягә кадәр гомер иткән, ә аннан алар билгесез югалган. Инде менә гасырдан артык вакыт үткән. Ә йорт һаман исән ул гөрләп эшләп тора. 8 январь көнне анда сәүдәгәрләр үзләре кайткан кебек булды. Кунакка килүчеләр сәүдәгәрнең ашханәсен, улының уку бүлмәсен, чәй сервизын һәм граммофонны карадылар. Яңа ел маскасы әлеге бәйрәмгә дәвамлык бирде һәм катнашучылар үзләре дә сизмәстән бәйрәм тәмен татыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International