Түбән Лоҗы авылында яшәп гомер итүче хезмәт ветераны Әминә Исламова үзенең гомер бәйрәме- 90 яшен билгеләп үтте. Аны котларга район җитәкчелеге, Бигеш авыл җирлеге башлыгы һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты. Җыр, изге теләкләр мулдан булды. Соңыннан бергә чәй өстәле артында котлаулар дәвам итте.
“Йолдызлык-2016” фестивале үтәргә күп тә калмады. Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов кул астында үтә торган әлеге фестиваль елдан ел үзенчәлекле һәм күпсанлы талантларны үзенә җәлеп итә.
14 январьда иске Маврино авыл клубында китапханә һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә “Иске әкият яңача” дип исемләнгән күренеш әзерләделәр. Балалар чарада бик теләп катнашты, көлделәр, кул чаптылар. Соңыннан әкият геройлары булып фотога төштеләр.
Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.А.Нифатов Шыкмай авылында яшәүче хезмәт ветераны Әхмәтҗанова Салиха Кашап кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада Түбән Биш авылы җирлеге башлыгы Д.В.Насертдинов һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты.
Кичә район башлыгы Разиф Кәримов эш көнен Иске Зәй бистәсе хакимият бинасында территориаль - иҗтимагый үзәк җитәкчеләре, бистәдә яшәүчеләрне шәхси сораулары белән кабул итүдән башлады. Алга таба ул һәр атнаның пәнҗешәмбе көнен Иске Зәйгә багышлап, бистә проблемаларын тирәнтен өйрәнү, халыкка уңайлы булсын өчен уңайлы яшәү шартлары тудыру өчен кешеләр белән якыннан аралашып эшләргә ниятли.
2016 елның 14 гыйнварында Якты Күл авылы боз шугалагында “Ракета” һәм “Спутник”командалары арасында хоккей ярышы узды (6 -9 сыйныф укучылары). “Ракета” командасы 8:6 хисәбенә җиңү яулады.
Зәй тарихы турында китапларны ачсаң анда күп кенә истәлекле вакыйгаларга юлыгасың. Тарих. 100 ел дәвамында Зәй Россиянең ышанычлы стратегик үзәге булган. Тарихка кереп андагы чордагы сакчы буласың килсә, мәктәп тауындагы эскарпларда басып тору да җитә.
Сармаш-Баш авыл мәдәният йортында күп балалы гаиләләр өчен әзерләнгән Иске яңа ел кичәсе уздырылды. Кичәне мәдәният йорты җитәкчесе Наилә Арсланова алып барды. Кичәдә төрле уеннар һәм татарча дискотека уздырылды. Яңа ел кичәсенә Кыш Бабай һәм Кар кызы да чакырылган иде.
Республика программасы буенча Кадер авылы мәдәният йортында капиталь төзекләндерү эшләре бара. Җылылык системасы тулысынча яңартылды. Бина эчендә җылы. Барлык стеналар гипсокартон белән тышлана. Кадер авылы җирлеге бүлмәләре тулысынча төзекләндерелде .
13 январьда шәһәр мәдәният йортында яңа елны искечә каршы алдылар. Баштан алып баручы искечә яңа елны каршы алу йоласы турында сөйләде, киенеп-ясанып урам буенча гармун тартып йөрүләр, җыр җырлау, теләкләр теләү йоласын башкару һәм анда барлык балаларның да катнашуы үзенә бер ямь өстәде.