Зәй тарихыннан 5 истәлекле вакыйга. Тарих дәвам итә.

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Зәй тарихы турында китапларны ачсаң анда күп кенә истәлекле вакыйгаларга юлыгасың. Тарих. 100 ел дәвамында Зәй Россиянең ышанычлы стратегик үзәге булган. Тарихка кереп андагы чордагы сакчы буласың килсә, мәктәп тауындагы эскарпларда басып тору да җитә. Дөнья әдәбияты. Бездә А.С. Пушкин булып киткән. Ул Пугачев востаниясе буенча мәгълүматлар җыйган һәм “Капитан кызы” әсәрендә ул Поручик авылыннан Буткевичның урланган әйберләре арасыннан табылган мәгълүматларны кулланган. “Пугачев тарихы” битләрендә дә Зәй тарихыннан мәгълүматлар очрый. Космосны иңләү. Иске Тәкмәк кырына төшкән “Восток” галәм аппараты бортында Чернушка эте 1961 елының март аенда булган вакыйга тарих битләренә кереп калды. 50 ел үткәч Чернушка һәйкәл булып шәһәребез үзәгенә кире кайтты. Зәйнең атаклы кешеләре. Зәй районының Югары Баграж авылында атаклы шәхес Олимпия чемпионы Федор Симашев туган. Аның хөрмәтенә мәктәп бинасында музей ачылган. Аның хөрмәтенә шулай ук Ялта-Зәй чаңгы спорты үзәге эшли. Ислам. Районыбызның Имәнлебаш авылында бөек татар һәм башкорт галиме, тарихчы, табип, шагыйрь,язучы Таҗетдин Ялчыгол күмелгән.Аның каберенә барлык танылган шәхесләр, дин эшлеклеләре килеп, аны искә алалар. Аның исеме астында ел саен Таҗетдин укулары үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International