Сармаш-Баш авыл мәдәният йортында күп балалы гаиләләр өчен әзерләнгән Иске яңа ел кичәсе уздырылды. Кичәне мәдәният йорты җитәкчесе Наилә Арсланова алып барды. Кичәдә төрле уеннар һәм татарча дискотека уздырылды. Яңа ел кичәсенә Кыш Бабай һәм Кар кызы да чакырылган иде. Алар үзләренең котлау теләкләрен халыкка җиткерделәр. Чара мәдәният йорты алдында ясалган тау мәйданчыгында балалар һәм әти-әниләр белән тау шуу һәм күңелле уеннар белән тәмамланды. Барлык балалар һәм әти-әниләр күңелле ял итеп итеп, өйләренә таралаштылар.