13 январьда шәһәр мәдәният йортында яңа елны искечә каршы алдылар. Баштан алып баручы искечә яңа елны каршы алу йоласы турында сөйләде, киенеп-ясанып урам буенча гармун тартып йөрүләр, җыр җырлау, теләкләр теләү йоласын башкару һәм анда барлык балаларның да катнашуы үзенә бер ямь өстәде. Шул ук көнне искечә яңа елны өлкән буын вәкилләре дә каршы алды. Алар бераз күңел ачып алганнан соң, өстәл артына җыелып җәй эчеп алдылар.Аннан тагын күңел ачулар дзвам итте.