Львов шәһәрендә европа дәрәҗәсендә бик зур сәүдә-күңел ачу үзәге төзелгән. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен дөньяда булган югары сыйфатлы төзелеш материаллары сайланган. Түбәсен ябуга “ТехноНиколь” продукциясе кулай дип табылган.
Туган якны өйрәнү музеенда шундый исем астында бәйрәм киче үткәрелде. Анда 1 мәктәпнең 4 сыйныф укучылары катнашты. Балаларга Н.В. Гогольның “ Вечера на хуторе Диканьки” дигән әсәреннән мультфильм күрсәтелде. Аннан балаларга әлеге бәйрәмнең эчтәлеген сөйләделәр. Катнашучылар халык йолалары турында йотлыгып тыңладылар, чөнки әлеге халык традицияләрен тормышка ашыру бик мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.
13 январьда “Яшьлек” боз сараенда 2003 елда туган спортчылар өчен республика беренчелегенә хоккей буенча календарь уеннары булып үтте. Анда Зәйдән “Яшьлек” һәм Бөгелмә шәһәреннән “Арслан” командалары уйнады. Нәтиҗә 6:3 “Яшьлек” командасы файдасына тәмамланды.
2016 елда Татарстанда шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү өчен 200 млн. сум акча каралган. Ярдәмнең төрле төрләре бар – тана, кәҗә, кошның төрлесен алу өчен кредитның бер өлешен түләү, мини-фермалар төзү өчен, сыер алган өчен һәм башкалар
Казанда “Туым жондозы-2016” яшь башкаручылар фестиваленең финал туры узды. Анда Зәйдән ”Сандугач” керәшен фольклор коллективы - фольклор номинациясендә, Түбән Биштән Максим Кузнецов “Этник вокал”дан - I дәрәҗә, Түбән Биштән Рината Вәлиәхмәтова “Этник вокал”дан - II дәрәҗә,
Бүген хакимиятнең утырышлар залында Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының бүлек идарәсе башлыгы Н.М. Гәрәев битәкчелегендә утырыш үтте. Утырышта гражданнар оборонасының шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашты.
16 январьда Яңа шәһәрнең урман ширкәтендә, яктыртылган чаңгы юлында Зәй шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасында спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше Елына багышланган чаңгы ярышы булды. Ярышларда 15 авыл һәм 7 шәһәр мәктәбе катнашты.
Авыл китапханәсе Татарстан Республикасы Мәдәният министырлыгы оештырган бәйгедә катнашып “Авыл җирлегендә иң яхшы китапханә”номинациясендә җиңү яулады һәм 100мең сумлык грантка ия булды. Шушы көннәрдә китапханә өстәмә материаллар: проектор, экран, ноутбук, принтер, кресло, диван белән тулыландырылды.
15 январьда шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре 5 мәктәпнең 3 сыйныф укучылары белән “Саулыкта-безнең көч” – дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше елында физик мөмкинлекләрне ничек үстерергә, хәзерге дөньяда үзеңнең сәләмәтлегеңне ничек кайгыртырга болар барысы да актуаль темаларның берсе булып тора.
Сөт җитештерүне арттыру өчен фермаларда көне-төне эш кайный. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәглүматларына караганда бүгенгесе көнгә район буенча бер сыерга 13,8 кг. сөт савып алына, ә түлегенә барлык савылган сөт күләме 60,7 тонна тәшкил итә.