Бигеш авылы җирлегеннән хәбәрләр

2016 елның 16 гыйнвары, шимбә

Түбән Лоҗы авылында яшәп гомер итүче хезмәт ветераны Әминә Исламова үзенең гомер бәйрәме- 90 яшен билгеләп үтте. Аны котларга район җитәкчелеге, Бигеш авыл җирлеге башлыгы һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты. Җыр, изге теләкләр мулдан булды. Соңыннан бергә чәй өстәле артында котлаулар дәвам итте. Бигеш авылы мәдәният хезмәткәрләре Россия киносы елына “Тормыш сүрәте” район бәйгесенә әзерләнәләр. Алар анда “Девчата” кинофильмыннан өзек күрсәтәчәкләр. Шулай ук Бигеш җирлегендәге барлык авылларда да урамнарны кардан чистарту дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International