Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.А.Нифатов Шыкмай авылында яшәүче хезмәт ветераны Әхмәтҗанова Салиха Кашап кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада Түбән Биш авылы җирлеге башлыгы Д.В.Насертдинов һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты. Алар юбилярга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр һәм күңелле җырларын башкардылар.