Район башкарма комитеты спиртлы эчемлекләр сату буенча булган җитешсезлекләрне район башкарма комитетына җиткергән гражданнарга материаль кызыксындыру чарасы каралганлыкны җиткерә
Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше Елында Төги җирле үзидарә авыл советында спорт буенча төрле чаралар оештырыла. Бу чараларда мәктәп укычылары һәм авыл яшьләре катнашта. Яшьләр бик рәхәтләнеп чаңгы ярышында катнашалар, чаңгыда шуалар. Барлык катнашучыларда үзләренең сәламәтлекләрен ныгыталар һәм күтәренке кәефтә калдылар.
19 гыйнвар – Крещение (Кач ману). Ул православие динен тотучыларның иң зур бәйрәмнәреннән берсе. Кач ману (водосвятие) мәҗүси халыкларның суга табыну чорыннан ук калган. Су бик борынгы заманнардан ук иң изге әйберләрнең берсе, барлык җан ияләренә рух өрүче булып саналган.
Хөрмәтле зәйлеләр! Кеше кайгысына ваемсыз булмагыз! Әгәр сез социаль ярдәмгә мохтаҗ ялгыз олы кешене яки сәләмәтлеге какшаган кешене беләсез икән, сез аларга булыша аласыз. Аның өчен бары тик 8.85558. 3-52-19 телефоны белән шалтыратырга кирәк.
Шул уңайдан безнең “Зәй офыклары” газетасы” редакциясе коллективы да район башлыгы Разиф Кәримов тарафыннан котлау алды. Гомумән, бүгенге көндә Татарстан Республикасы медиа тармагы Россия Федерациясе мәгълүмат кырында үз урынын булдырды һәм күп кенә Россия төбәкләре өчен актив үсеш үрнәге булып тора.
“Вифлеем” дип исемләнгән әлеге спектакль якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр тарафыннан куелган беренче күренеш. Балалар якшәмбе мәктәбендә үткән елның көзеннән йөри башлаганнар иде. Балалар 3 ай әлеге спектакльне әзерләделәр:
1969 елга кадәр бу урында мәктәп булган. 1920 елның февраль аенда монда 4 меңгә якын “сәнәкчеләр” барлык торакларны җимереп бунт күтәргән. Бөтен җир кан белән тулган. Шуңа күрә дә әлеге урам Кызыл мәйдан исемен йөретә. Шул урында “сәнәкчеләр” корбаннарына һәйкәл куелган. Якында гына Крестовоздвиженка чиркәүе һәм 20 метр ераклыкта гына мәчет.