Зәй талантлары “Йолдызлык – 2016” сайлап алу турына чыктылар

2016 елның 16 гыйнвары, шимбә

“Йолдызлык-2016” фестивале үтәргә күп тә калмады. Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов кул астында үтә торган әлеге фестиваль елдан ел үзенчәлекле һәм күпсанлы талантларны үзенә җәлеп итә. 18 декабрьдә жюри составы авыл талантларын барлады. Авылды үз талантларын күрсәтергә теләүчеләр саны шулай ук бик күп булды, ләкин сайлап алынучылар бик күп түгел. Аксардан Нәфис Гыйниятов һәм Нәзилә Нуруллина үзләрен вокал-соло номинациясендә сынаячак. Александровская Слобода авылы җирлегеннән Мария Зайцева, Олесья Ионова шулай ук вокал-соло номинациясендә катнашачак, ә шул ук авыл җирлегеннән бию коллекивы “Хореография” номинациясендә ярышачак. Новоспасскийдан Ангелина Бойко вокал, Фидан Насиров һәм Регина Насирова нәфис сүздә көчләрен сынаячак. Югары Нәлемнән Илшат Ахметшин,Әдилә Асылхузина, Резидә Шәймарданова шулай ук ялгыз җыр номинациясендә катнашачак. Сайлап алу турында шулай ук Гулькинодан Алинә Сидорова, Поручиктан Аделина Гумерова һәм Таисия Голованова, Бигештән Илүзә Җиһангирва да катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International