15 февраль көнне шәһәр мәдәният йортында район һәм шәһәр җитәкчелегенең Мирный битәсендә яшәүчеләр белән очрашуы үтте. Анда район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясап 2015 елда эшләнгән эшләргә йомгак ясады һәм якын киләчәктә эшләнәсе эшләр турында сөйләде.
15 февраль көнне шәһәр мәдәният йорты 5 мәктәп укытучылары белән “Безнең горурланырга урыныбыз, сакларга җиребез бар” – дигән патриотик очрашу үткәрде. Батырлык дәресе совет гаскәрләренең Афган җиреннән чыгарылуга 27 ел үткән көнгә багышланган иде.
Бүген Зәй музыка мәктәбендә каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көнгә багышлап тирән эчтәлекле әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Шагыйрь иҗатыннан һәм аңа багышлап язылган әсәрләрдән төзелгән бай программаны татар гимназиясе әзерләгән иде.
Быел Әфганстанда булган сугышчан хәрәкәттән совет гаскәрләре чыгарылуга 27 ел тулды. Шул уңайдан бүген - 15 февральдә, Зәйнең Җиңү паркындагы “Азатлык китерүче солдат” һәйкәле каршында интернациональ бурычын үтәгәндә башларын салган зәйлеләрне искә алу оештырылды.
12 февраль көнне Алмәт шәһәренең “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда “Ел хатын кызы. Ел ир-егете: хатын кыз карашы” република бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Анда Зәйдән 3 номинациядә катнаштылар: “Минем эшем-минем язмышым” – Татьяна Давыдова, «Хатын-кыз – ана» - Лукъяновлар гаиләсе, “Өченче яшьтәге гериня” – Румия Зәбирова катнаштылар.
«Россия чаңгы юллары – 2016» акциясе Зәйдә зур спорт бәйрәме төсен алып авылларда, шәһәр читендәге урман буе чаңгы юлларына биш меңнән артык зәйлене берләштерде. Олысы-кечесенең сәламәт яшәү рәвеше алып баруын хуплагандай кояш та җылы нурларын көн дәвамында кызганмады район территориясенә. Авыл җирлекләрендә чаңгычылар урман-кырларга, паркларга чыкса, шәһәрдә ул бердәм төстә чаңгы спорты базасында оештырылды.
Әле ике көн элек кенә Җәлил истәлегенә узучы турнир белән янып йөргән идек. Финал ярышлары аңа нокта да куйды. Шул рәвешле өч Зәй көрәшчесе Ринат Шәйхетдинов, Радик Сәлахов, Сергей Павликлар турнир чемпионы булып калды, Зәй командасы исә җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарны Теләче белән Балтач командалары бүлеште.
Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 14 февраль көнне яңа шәһәр урманы янындагы чаңгы базасында Россиякүләм “Чаңгы юллары-2016” спорт акциясе үтәчәк.
Зәйгә көрәш турнирына 52 командада бил алышучылар, шактый кунаклар килүе турында хәбәр иткән идек. Турнир барганда без бил алышучылар, кунаклар, тренерлар белән аралашабыз.
Зәйдә герой –шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир дәвам итә. Батырлар берсе артыннан берсе келәмгә чыга һәм үзләренең осталыкларын күрсәтергә тырыша.