15 февраль көнне шәһәр мәдәният йортында район һәм шәһәр җитәкчелегенең Мирный битәсендә яшәүчеләр белән очрашуы үтте. Анда район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясап 2015 елда эшләнгән эшләргә йомгак ясады һәм якын киләчәктә эшләнәсе эшләр турында сөйләде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе С Сергей Максимов 2015 елда бистәдә эшләнгән эшләр турында һәм 2016 елга планнар турында җыелышта катнашучыларга җиткерде.